

Әгәр моңа кадәр мәктәп ашханәләрендә начар ашатуга зарлансалар, хәзер чират дәваханәләргә җитте, шикелле. Шулай булмаса, аһ-зарларга тулышкан кешеләр республика башлыгына мөрәҗәгать итмәс иде.
Менә тагын шундый очрак. Алина исемле ханым дәваханәдәге ашатуга зарланып кына калмаган, пациентларга бирелә торган ризыкларны фотога да төшереп җибәргән.
“Уфаның 17нче санлы дәваханәсендә ятабыз. Авыруларны ашату мәсьәләсе борчый. Безнең республика кайчан шундый хәерчегә әйләнде әле? Әгәр балага 4 яшьтән күбрәк икән, аның белән бергә ятучы әти-әнисен ашату бөтенләй каралмаган. Ярый, монысы бер хәл әле.
Авыруларга бирелгән ризыклар да ярлы: иртәнге ашка ботка һәм икмәк кисәге. Җиде көнгә бер мәртәбә бер кисәк май бирделәр. Төшкелеккә – нык сыек аш, бик кечкенә ит кисәге салынган “второе”. Полдникка – бернисез гөлҗимеш суы. Кичке аш ботка белән икмәк кисәгеннән тора. Һәр көнне шулай. Аллерготуклануда булган балалар, мәсәлән, бүген полдниксыз һәм икенче иртәнге ашсыз калдылар. Бернинди альтернатива юк. Бу хәлнең вакытлыча булуына, аның яхшы якка үзгәрүенә өмет итәсе килә”, - дип язган Алина А.