+21 °С
Болытлы


Август аенда Башкортстанда сөтне иң кыйммәт хакка саткан шәһәр дип Сибай табылган. Анда сөтнең бер литры уртача 67, 37 сум торган.
Республика буенча сөтнең хакы кыйммәтләнүе күзәтелә: июль аенда ул 65,02 сум булса, август аенда 65, 54 сум булган. Гыйнвар аенда исә сөтнең бер литры 58, 90 сумга сатылган.
Башкортстанда иң очсыз сөтне нефтекамалылар эчә: августта алар бер литр сөтне 60, 40 сумга сатып алган, Стәрлетамак шәһәрендә исә 61,49 тиен түләгәннәр.