

Юл хәрәкәтләре бик сирәк булган вакытта Кытай тиклем Кытайдан чәй кайтарган, аны гади халыкка җиткерер өчен 100-200 грамм авырлыктагы тартмачыкларда сатуны уйлап тапкан, килгән байлыгын үз мәнфәгатенә генә түгел, ә халыкка хезмәт итүгә юллаган ( туган шәһәрендә ятим балалар өчен төзеткән 3 катлы йортта әле булса да мәктәп эшләп килә, Кушнаренко авылында дәвахана бинасы һаман бар, "көрпә" комбинаты, Покров чиркәве һәм башка бик күп биналар) Михаил Иванович ни бары 57 ел гомер яшәп кала, ләкин күпме якты эз калдыра ул үзеннән соң! Менә шушы уйлар миндә аның исемендәге чәй фестивале үткәрү теләге уятты. Мин уйларымны тормыш иптәшем Дәүләтов Илдар Галимхан улы белән бүлештем. Аның оештыру таланты зур, бик күп проектларны тормышка ашырган, узган ел эчендә генә танылган якташларыбыз истәлегенә багышланган биш һәйкәл куйдыруны оештырган кеше ул. Минем фикерем аңа да бик ошады. Уй- хыяллар белән йөри торгач, җае да килеп чыкты: республикабызның сәүдә-сәнәгать палатасы безгә "Молочная страна" фестивале кысаларында чәй фестивален үткәреп карарга тәкъдим итте. Хыял бер, ә тормышка ашыру икенче халәт. Илдар Галимхан улы ике атна эчендә барлык оештыру этапларын узып, безнең фестивальне зур юлга чыгарып та куйды.
2022 елның 27 августында, Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министрлыгы ярдәме белән Грибушин исемендәге чәй фестивале зур юлга аяк басты. Иртә белән сөт фестиваленә яңалык өстәүче территориягә Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров һәм аның ярдәмчеләре килде. Радий Фәрит улы бик теләп чәй әзерләүчеләр белән аралашты, аларның көндәлек проблемаларын белеште, зур кызыксыну белән чәй үләннәре турында сорашты.
Чәй күргәзмә-ярминкәсендә Уфа, Уфа районы Шамонин авылы, Белорет, Аскын, Ишембай, Федоровка, Благовар, Кушнаренко, Бөре районнары чәй җитештерүчеләренең продукциялары урнашкан иде. Чәй төрләре, һәртөрле бальзам, сироп, чәй өстәленә куела торган ризыкларның күплеге хәйран калдырды. Ярминкәдә катнашучылар бик тырышып әзерләнгәннәр бәйрәмгә! Шулай ук бәйрәм кунаклары фестивалнең генераль багучысы “Ахмад чай” компаниясенең карлыганлы чәеннән алып, манго тәменә кадәр төрле тәмле чәй эчтеләр.
Шулай ук бәйрәм кысаларында чәй, гәилә белән чәй эчү темаларына төшерелгән балалар рәсеме конкурсы, чәй яратучылар арасында чәй эчү файдасы турында викторина уздырылды. Җиңүчеләргә генә түгел, шулай ук бәйрәмдә катнашкан һәрбер балага багучы компаниядан бүләккә тәмле чәйләр тапшырылды.
Соңрак Грибушин исемендәге чәй фестивален рәсми ачу тантанасында, проектны тормышка ашыруга юл күрсәтүче – Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтайның вице-спикеры Әхмәдинуров Рөстәм Марат улы катнашты һәм проектка озын гомер, уңышлы үсеш юлы теләде. Шулай ук котлау сүзе белән Кунгур шәһәре мэры Лысанов Вадим Иванович, Эшкуарлар ассоциациясе президенты Фәтхуллин Рөстәм Зиф улы, Кушнаренко районы башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Әхмәдеев Марат Замир улы чыгыш ясадылар.
Мөгаен, сездә Грибушинның Кушнаренко районына ни кысылышы бар, дигән сорау туадыр. 19 гасырның икенче яртысы – 20 гасыр башларында Грибушин гәиләсе белән Топорнино (хәзерге Кушнаренко) авылында яшәгән. Алар авылның гына түгел, бу якларның икътисади үсешенә бик зур өлеш керткәннәр.
Әйткәндәй, быел 18 сентябрьдә үз заманы өчен бик әһәмиятле шәхес булган, меценат, хаклы рәвештә Чәй короле исемен йөрткән, Император йортын чәй белән тәэмин иткән сәүдәгәр Михаил Иванович Грибушинның тууына 190 ел тула.
Бүгенге көндә исә аның Сингапурда яшәүче тураны Бендамин гаилә йолаларын тергезергә һәм Грибушин исемендәге чәй фестивален алдагы елларда уздыруда даими катнашырга теләк белдерде.
Фестивальнең үзенә килгәндә, ул урындагы чәй әзерләүче эшкуарлар өчен һөнәри үсешнең бер баскычы булды, алрга үзләре турында белдерергә, чәйнең яңа төрләре белән чәй яратучыларны таныштырырга, коллегалары белән танышырга мөмкинчелек бирде.
Республика җитәкчелеге белән аралашкан вакытта, киләчәктә Грибушин чәй фестивален халыкара кимәлдә уздырырга, киләсе елдан уздыру вакытын сентябрь урталарына тәгаенләргә дигән уртак фикергә килдек.
Киләсе ел узачак фестивальгә әзерлек башланды да инде. Алдагы елларда да бергә булырга диеп сүз куешкан рәсми партнерыбыз “Ахмад чай” компаниясы белән берлектә, фестивальне яңа кимәлгә күтәрергә, чәй әзерләүчеләргә яңа үрләргә менәргә ярдәм итәргә тырышырбыз. Шуңа күрә, "Саумы Грибушин исемендәге чәй фестивале-2023!" дибез.
Башкортстан һәм Русия журналистлар Союзы әгъзасы, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре
Светлана Шәрипова