

Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә Башкортстан Республикасы Спорт министрлыгы һәм Наманган өлкәсе Хакимияты арасында физик культура һәм спорт өлкәсендә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Документка Үзбәкстанның Наманган өлкәсе хакимы Шәүкәт Абдуразаков һәм Башкортстанның Спорт министры Руслан Хәбибов кул куйды.
Меморандум кысаларында Наманган өлкәсе белән кызыклы программалар, тәҗрибә һәм мәгълүмат алмашу, спорт оешмалары, спорт уку йортлары, федерацияләр һәм башка спорт структуралары арасында хезмәттәшлек итү каралган.
Әлеге меморандум кысаларында хезмәттәшлек курслар, семинарлар, симпозиумнар һәм конференцияләр, фестивальләр һәм күргәзмәләр, спортны үстерү программалары, эш визитлары рәвешендә гамәлгә ашырылачак.