

Ике як та бергә эшләү турында сөйләшүләр алып бара, дип сөйләгән А. Абдразаков исемендәге “Башкортстан” киностудиясе директоры Юнир Әминев Казанда үткән кинофестиваль кысаларында.
“Татаркино”директоры Миләүшә Айтуганова белән бу турыда сөйләшүләр бара. Башкортстан белән Татарстан – тугандаш республикалар, телләре, мәдәниятләре һәм менталитетлары бер-берсенә охшаган”, - ди ул.
Республика ярдәме белән киләсе елда “Башкортстан” киностудиясе 50 миллион сумга үз фондларын булдырырга ниятли. Бу кино сәнәгатенең сыйфатын һәм кино санын күтәрергә ярдәм итәчәк.