Җәмгыять
13 сентябрь 2022, 17:25

13 сентябрьдән ОСАГО бәясе янә артты

Машиналы кешеләргә бер күңелле яңалык та юк.

13 сентябрьдән ОСАГО  бәясе янә артты13 сентябрьдән ОСАГО  бәясе янә артты
13 сентябрьдән ОСАГО бәясе янә артты

Соңгы 1 ел эчендә машина хаклары икеләтә артты. Запас часть хаклары да шуннан калышмый. 13 сентябрьдән запас частьларга бәяләр арту фонында ОСАГО ның база коридоры ике якка да 26% ка киңәя. Бу инде ОСАГО полисы бәясе кимендә 26 процентка артачак дигәнне аңлата. Иминият компанияләре, һәрвакыттагыча, тәртипле һәм авариясез йөрүчеләр азрак түләячәк дип ышандыра. Моңа ышануы авыр әлбәттә, чөнки 30 ел машинада йөрим, әмма водитель файдасына хакларның кимегәнен тойганым юк.

Җәмәгать транспорты өчен тариф коридоры ике якка да 17,8% ка киңәя. Шулай ук, соңгы мәгълүматларга нигезләнеп, территориаль коэффициентларны исәпләү дә үзгәрәчәге билгеле.

2020 елның сентябрендә тариф коридоры ике якка да 10 процентка гына күтәрелгән иде, нәтиҗәдә, 2021 елда ОСАГО бәясе 2020 белән чагыштырганда 1,85% ка артты. Хәерле булсын, диясе генә калды инде...

Чыганак:ria.ru

Фото:ria.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас