

Бу сүзләр бүген дә безгә зур кисәтү буларак яңгырый
Бүгенгесе көннең төп афәте булып – халыкара терроризм тора. “Терроризм” дигән сүзне бөтен илләрдә, барлык халыклар да белә һәм ул һәр кешедә курку, сагаю хисе уята. Террорчыларның явыз гамәлләреннән хәрбиләр генә түгел, ә гади тыныч халык та, балалар, картлар да зыян күрәләр. “Терроризм” ның күпмилләтле булуын һәм аның явыз гамәлләре белән теләсә кайсы вакытта илебезнең теләсә кайсы төбәгендә очрашу куркынычы булуын беркайчан да истән чыгармаска, моның өчен һәммәбезгә дә игътибарлы һәм уяу булырга кирәк. Уяу булырга кирәклекне көн саен искәртеп тору да артык булмас. Бигрәк тә бүгенге көндәге вәзгыятьтә.
2 сентябрь көнне “Торатау” Конгресс-Холл залында Башкортстан Хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Азат Бадранов җитәкчелегендә “Яңа геосәяси проблемалар алдында экстремизмга һәм терроризмга каршы көрәш” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Чара истәлекле датага – “Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне” нә багышланган. Ул ел саен 3 сентябрьдә, Бесландагы фаҗигале вакыйгалар көнендә билгеләп үтелә.
Түгәрәк өстәл алдыннан анда катнашучылар Башкорт дәүләт университеты студентлары белән Бесландагы һәм илебездә булган башка террористик актларга карата хәтер чарасы оештырдылар. Оригами техникасын кулланып ясалган ак күгәрченнәр Русия картасына урнаштырылды. Тынычлык кошлары киндер өстенә ясалган илебез картасын чолгап алды. Димәк, шул кадәр террор актлары ясалган. Бүген, шушы картага карап, дөньяда һәм безнең илдә мондый коточкыч фаҗигаләр кабатланмас дип беркем дә ышандыра алмый. Аңа каршы бердәм көрәшкәндә генә җиңүгә ирешеп булачагын күпләр аңлый булса кирәк. Түгәрәк өстәлгә килүчеләр нәкъ шуны аңлаучы һәм башкаларның аңына да моны тагын бер кат сеңдерергә теләүче, тәҗрибәле вәкилләр иде. Очрашу террористик корбаннар истәлегенә бер минут тынлык белән башланды.
“Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне” алдыннан түгәрәк өстәл фәнни һәм экспертлар җәмгыяте, иҗтимагый оешмалар һәм дәүләт хакимитяе вәкилләрен җыйды. Катнашучылар Украинадагы махсус хәрби операция кысаларында экстремизм һәм терроризмның барлыкка килүенә һәм таралышына ярдәм итәргә мөмкин факторлар һәм яңа куркынычлар белән бәйле актуаль сораулар турында сөйләштеләр. Азат Бадранов билгеләп үткәнчә, экстремизм һәм терроризм күренешләрнә каршы көрәш безнең илнең күпконфессияле һәм күпмилләтле төбәкләре өчен төп әһәмияткә ия. Аның сүзләре буенча, бу проблемаларның актуальлеге геосәяси проблемалар һәм безнең ил белән коллектив Көнбатыш арасындагы каршылык фонында үсә.
Очрашуда катнашучылар үз фикерләре һәм тәкъдимнәре белән дә уртаклаштылар. Республиканың Дәүләт Җыелышы– Корылтайның сәламәтлек, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитет рәисе Салават Харрасов түгәрәк өстәл темасының актуальлеген билгеләп үтте.
Башкортстан Халыклары Ассамблеясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина “Патриотик тәрбия ярдәмендә яшьләр экстремизмына каршы тору” дип исемләнгән доклад белән чыгыш ясады.
Нәрсә ул экстремизм? Ул – теге яки бу милли, дини, мәдәни карашлары бер төрле булган кешеләрнең үз идеяләрен гадәтидән өстен итеп тоюлары, тормышларын ахрыгача шул идеяләрне чынга ашыруга багышлау һәм дөньяда башка төрле карашлар да булу мөмкинлеген танымау, кире кагу, ниятләнгән максатларына ирешү өчен чиктән тыш, кайчакларда көчләү чаралары да куллану. Нәкъ менә шуңа күрә дә экстремизм социаль киеренкелек мохитен тудыра һәм хокукка каршы гамәлләргә чакыруы белән криминаль фактор булып тора. Экстремистик идеяләрне тормышка ашыруга омтылуның иң яман формасы –террорчылык. Кагыйдә буларак, экстремистик эшчәнлек түбәндәге формаларда тормышка ашырыла: теге яки бу дини, милли, раса һәм социаль төркемгә карата тискәре караш сеңдерү яисә аларга карата көч куллану белән бәйле әзерлеккә чакыру; милли хисне кимсетү, теге яки бу милләт вәкилен кыерсыта торган мәгълүмат тарату; гражданнарның дингә мөнәсәбәтенә, социаль хәленә, миләтенә, диненә яки теленә сүз тигерү, башлыча, үзләренең өстенлекләрен, башка төркемнәрнең мескенлеген, үсештәге артталыкны җиңәргә сәләтсез булуларын күрсәтергә тырышу; идеологик, сәяси, раса, милли яки дини дошманлык мотивлары буенча массакүләм тәртипсезлекләр, хулиганлык, вандализм күренешләре китереп чыгару. Интернет челтәрендә , митинг һәм җыелышларда югарыда әйтелгән гамәлләрне тормышка ашырырга чакырган эшчәнлек яки андый эшчәнлекне финанслау да экстремизмга керә.
Рәдиф Фәтхи.
Дәвамы бар.