

Русия хокук саклау органнары Украинада хәрби операция башланганнан бирле көчәйтелгән режимда эшли. Чиктәш булган Белгород һәм Курск өлкәләренә, Донецк һәм Луганск республикаларына террористик төркемнәрнең явыз ниятләрен күреп, ишетеп торабыз. Әмма террорчылык хәрби операцияләр вакытында гына һәм хәрбиләргә каршы гына эшләнми шул. Әйдәгез белән кайбер террор вакыйгаларын искә төшереп үтик:
*2000 ел, 2август – Мәскәүнең “Пушикнская” метро станциясендә шартлау. 13 кеше һәлак була, 90ны зыян күрә.
*2002 ел, 9 май – Каспийск шәһәрендәге бәйрәм колоннасын шартлаталар. 42 кеше үлә (12 бала) ,177 се зыян күрә.
*2002 ел, 23-26 октябрь – Дубровка театр үзәгендә “Нор-дост” мюзиклын карап утыручыларны тоткынлыкка алалар. 174 кеше үлә, 700 кеше тән җәрәхәтләре ала.
*2003 ел – Ессентуки шәһәрендә электр поездын шартлаталар. 47 кеше үлә,117 кеше зыян күрә.
*2003 ел, 9 декабрь – Мәскәүнең “Националь” кунакханәсендә ике террорист хатын шартлау оештыра. 6 кеше үлә,13 е зыян күрә.
*2004 ел, 6 февраль – “Автозаводская” метро станциясендә шартлау. 40 кеше үлә,134 кеше тән җәрәхәтләре ала.
*2009 ел, 27 ноябрь – “Невский экспресс” поездын шартлаталар. 28 кеше һәлак була, 95е зыян күрә.
*2011 ел, 24 гыйнвар – “Домодедово” аэропортында шартлау. 37 кеше үлә,130 кеше зыян күрә.
*2010 ел, 29 март – Мәскәүдә 45 минут ара белән метроның ике станциясендә теракт. 40 кеше һәлак була һәм 200 кеше зыян күрә.
Һәм 2004 елның 1-3 сентябрендә Беслан шәһәрендә булган фаҗигале вакыйгалар. 1 сентябрь – Белем көне бәйрәме бер мизгел эчендә кара көнгә әйләнә. Бу террор вакыйгасында 324 кеше һәлак була, шуларның 155 е балалар, ә 800 кеше төрле җәрәхәтләр ала.
Без әле иң зур терактларны гына барлап чыктык. Күрүегезчә, терроризмның йөзе күпмилләтле һәм аңа яңа каршы тору ысуллары кирәк. Теракт безне ашханәдә, кунакханәдә, мәдәният сарайларында, җәмәгать транспортында да сагалап торырга мөмкин. Шуңа күрә дә тагын бер тапакыр бердәм һәм уяу булыйк дип дәшәсем килә, дуслар. Имин булсын дөньялар!
Рәдиф Фәтхи.