Җәмгыять
12 сентябрь 2022, 05:28

Бер төптән кырык бәрәңге

 “Быел бәрәңгегез уңдымы?” Сөйләшә, фикер алыша торгач, быел  бәрәңгедән уңыш алуның байтак проблемалары ачылды.

Бер төптән кырык бәрәңгеБер төптән кырык бәрәңге
Бер төптән кырык бәрәңге

 “Быел бәрәңгегез уңдымы?” Гәзиткә мәкалә яза башлаганчы, бу сорауны башта танышларыма бирдем. Кемдер: “Бик яхшы булды, Аллаһка шөкер”, – диде, кемдер бәрәңгеләренең борчак зурлыгында гына булуын сөйләде.

Мин үзем шәһәрдә эшләсәм дә, тормышым авыл белән тыгыз бәйләнгән. Авылда 35 сутый җиребез, бакчабыз бар, бәрәңгесен дә, кишерен, суганын, чөгендерен дә чәчәбез. Быел әллә җире уңдырышлы булды, әллә сорты туры килде, бәрәңгедән яхшы уңыш алдык. Бер төптән 40 данә бәрәңге чыкканны күреп сөендек тә, гаҗәпләндек тә. Ә биш кенә чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылдагы туганнарның, киресенчә, бәрәңгесе бик вак булды. Җир каты, кәс арасыннан бәрәңгене чак эзләп таптык, дип зарланды алар. Күп урыннарда, колорадо коңгызына агу сибә-сибә, бәрәңгеләре корып беткән икән. Ул каһәрне теләсә нинди агу алмый шул.

Сөйләшә, фикер алыша торгач, быел  бәрәңгедән уңыш алуның байтак проблемалары ачылды. Бәрәңгене халыкта юкка гына “икенче икмәк” дип атамыйлардыр. Ул иң авыр вакытларда, сугыш елларында кешеләрне ачлыктан коткарган, бүген дә табыннардан төшмәүче тәмле ризык.

Элек авылда йорт саен бәрәңгене сату өчен дә утырталар иде, ул крестьянның ышанычлы акча чыганагы да булды. Әйткәнемчә ул еллар артта калды. Хәзер бәрәңгене аз утырталар. Шулай да авыл кешесе игътибарга алырлык яңалык та бар.

 “Яшелчә һәм бәрәңге үстерү” дип аталган яңа федераль проект кысаларында кече һәм урта эшкуарларга гына түгел, үзмәшгульләргә дә үз хуҗалыкларында бәрәңге үстерү өчен субсидия бирәчәкләр икән. РФ хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин яз көне шундый карарга кул куйды. Яңа проект 2023 елның 1 гыйнварында старт ала. Яшелчәсаклагычлар төзү һәм модернизацияләү өчен күбрәк субсидия бирү нормасы 2024 елның 1 гыйнварында гамәлгә керәчәк. Әлеге вакытта бәрәңге үстерүчеләргә авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын җайга салу дәүләт программасы кысаларында ярдәм күрсәтелә.

Бәрәңгеләре уңганнар, шатлыгы белән бүлешергә ашкына. Әйдәгез  үзләренә сүз бирик.

Нурания Мотыйгуллина: Без пенсия яшендә булгач, яндагы 8 сутый җирдә чөгендерен дә, яшелчәсен дә, 3-4 сутый бәрәңгесен дә шунда гына үстерәбез. Анысын да балалар эшкәртеп, алып бирә, Аллаһка шөкер. Быел бәрәңге былтыргыдан ким булса да, көткәннән күпкә яхшырак булды, гәрәбә кебек ялтырап тора, череге юк. Шуңа күрә орлыкка дигәнен дә, ашарга җитәрлеген дә базга салдык. Артыгы да бар, анысын сатып «баерга» исәп. Советлар чорында йөзәр капчык саткан еллар бар иде. Әлхәмдүлилләһ, бүгенге көнебез, дөньялар тыныч булып, таҗлы вируслардан арынып, үстергән нигъмәтләребезне ашарга насыйп булсын барыбызга да.

Айрат Лотфуллин:

–Быел безнең бәрәңге уңышы бик яхшы булды. Табигать эшләр өчен көннәрне дә бирде – узган ялларда җылыда, корыда рәхәтләнеп алдык. Дөрес, казырга җир катырак булды. Биш чиләк утырткан идек, 33 чиләк җыеп алдык. Эреләре, уртачасы 22 чиләк булды, калганнары вак-төяк, киселгәне. Аларын ашатырга әниебезнең үрдәкләре бар.

Эльвира Әсәдуллина.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас