Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 07:03

Водитель, синең оятын бармы?

Автобус ишеген инвалид кызның танау төбендә ябып кую – кешелексезлек.

Руфина Таҗиева ВКонтактеРуфина Таҗиева ВКонтакте
Фото:Руфина Таҗиева / ВКонтакте

   Уфада инвалид коляскасында утырган кызны  автобуска кертмәгәннәр. Социаль челтәрләрдә пәйда булган видеодан күренүенчә, кыз 69нчы санлы маршрут автобусы водителеннән ярдәм сораган. Әмма тегесе кызның үтенечен колак яныннан үткәреп җибәрү генә түгел, автобус ишекләрен инвалид туташның танау төбендә ябып ук куйган.

Ролик авторы бу кызның берничә көн инде автобуска керә алмавы турында яза.  “Башавтотранс” водительләре әхлак нормаларының төкереп карый”,  - дип яза ул.

Видео пәйда булганнан соң республиканың транспорт министрлыгы матбугат хезмәтендә “белгечләр водитель гамәлләрен тикшерәләр” дип белдергәннәр. 

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас