Җәмгыять
9 сентябрь 2022, 06:31

“Тагын бер телефоныма кагылсаң, син аны йотачаксың!”

Балалар клиникасында яшь хатын ямьсез җәнҗал куптарган.

Руфина Таҗиева ВКонтактеРуфина Таҗиева ВКонтакте
Фото:Руфина Таҗиева / ВКонтакте

Социаль  челтәрләрдә халыкны шаккаттырган 34 секундлык видео пәйда булган: анда яшь ханым Уфаның балалар стоматология клиникаларының берсендә ямьсез җәнҗал куптарган.

    Кадрлардан күренүенчә, хатын регистратура хезмәткәренә “җиде катлы” сүгенү сүзләре белән акырына. Җәнҗал нидән чыккандыр, билгесез, әмма регистратура хезмәткәренең  клиентның телефонына кагылып алуы бу хәлне тагын да кыздырып җибәргән. Акыручы ханым, үзе әйтүенчә, бик зур кешенең хатыны икән.

    “Сиңа шушындый телефон алу өчен, беләсеңме, күпме эшләргә кирәк?! Баламны табиб кабул итмичә торып, син моннан беркая китмәячәксең, аңладыңмы?! Син беләсеңме, кемнең баласын алып килдем мин, кем аның әтисе? Авызыңны яп һәм табибны чакыр! Тагын бер телефоныма кагылсаң,  син аны йотачаксың, аңладыңмы?!” – дип яшь хатынның акырганы күренә видеодан.

    Бик ямьсез күренеш, шулай бит? Гражданнар  хатынның бу тәртибен “дорфа һәм хамларча” дип атаганнар. Бу хәлне тыныч кына аңлашып та, хәл итеп булыр иде бит. Бәлки, җәнҗалчы ханымга телефоны һәм кемнең хатыны булуы белән мактанасы килгәндер? Шушыны күреп үскән баладан кем чыгар икән?

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас