

Социаль челтәрләрдә билгесез кешеләр Туймазы районының Әгертамак авылында үсмер бала белән фәҗигале очрак булган дигән видео һәм мәгълүмат тараталар. Язмада малайның гәүдәсе электр чыбыкларына асылынып торганы күренә, киеме төтенли, бер хатынның ярдәм сорап ачыргалануы ишетелә.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе бу хәбәргә аңлатма бирде.
"Туймазы районының Әгертамак торак пунктында бала трансформаторга ябышып калды, аны ток сукты һәм ярдәм кирәк, дигән хәбәр алмадык. Бу очрак буенча янгын коткару хезмәткәрләре дә чыкмады", - дип белдерәләр анда.
Бу хәл чынында Башкортстанда түгел, ә быел 18 августта Кузбасста булган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2013 елда туган малай трансформатор будкасына менеп, чыбыкларга тотынган һәм үлемечле җәрәхәтләр алган.
Юктан ялган "фаҗигаләр" уйлап чыгарып, Башкортстанны яман яктан күрсәтерә теләүчеләр элегрәк тә булган иде. Туган төбәген каралтырга теләгән кешеләрнең нәрсәгә исәп тотуы гына аңлашылмый.
Чыганак: Башинформ
Фото: Башинформ