+28 °С
Болытлы


Башкортстанда "Туристический кешбәк" программасының көзге этабында 12 туроператор, 12 ял йорты һәм 31 отель катнаша.
Шартлар элеккечә кала. «Мир» картасы белән түләнгән юллама өчен тур бәясенең 20%ка кадәр кайтарып була, әмма гомум сумма 20 меңнән артмый. Моны үтәү өчен 10 сентябрьдән дә соңга калмаска кирәк.
Программа Русия буенча 1 октябрьдән 25 декабрьгә кадәр бара. Сәяхәт дүрт көн яки өч төн дәвам итә.
Тулырак мәгълүмат һәм программада катнашучыларның тулы исемлеге - мирпутешествия сайтында. рф