

Бүген, 6 сентябрьдә, БРның Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Флүр Әсәдуллин БР прокуроры Сергей Воротынцев белән бергә эшкуарларны кабул итте.
–Уртак кабул итүләр практикасы күптән инде үзенең нәтиҗәлелеген дәлилләде. Мондый очрашуларны без барлык хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнар җитәкчеләре белән үткәрәбез, шул исәптә муниципаль берәмлекләрдә дә, – диде бизнес-омбудсмен.
Очрашу барышында ярдәм сорап Уфа, Стәрлетамак шәһәрләре, Күгәрчен, Федоровка, Уфа районнары эшкуарлары мөрәҗәгать итте. Дәүләт һәм муниципаль контрактлар буенча башкарылган эшләр өчен түләмәүгә дәгъва белдерү очраклары каралды. Кабул итүдән соң Флүр Әсәдуллин бизнес вәкилләренә еш кына юридик грамоталылык җитеп бетми дип белдерде. Шуңа да әлеге очрашулар практикасы буенча эшкуарлар хокук саклау органнарының бизнес яклы икәнлеген белә.
Чыганак: pravitelstvorb.ru