Җәмгыять
3 сентябрь 2022, 14:07

Ә син “Җиңү диктанты” акциясендә катнаштыңмы?

Үзебезнең тарихны белергә тиешбез.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Башкортстанда "Җиңү диктанты" халыкара акциясе зур активлык белән  үтә. Бу  халыкара акцияне  оештыручылар  - "Бердәм Русия",  Русия тарихи җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте, шулай ук дәүләт, иҗтимагый оешмалар һәм көч структуктуралары ярдәме белән үтә.  

Чара ел саен Русия Президенты грантлары фонды тарафыннан хуплана. Елдан-ел катнашучылар саны арта бара: әгәр 2019 елда "Җиңү диктанты"н 100 меңгә якын кеше язса, 2021 елда инде 1,5 миллион кеше катнашты.

2019 елдан алып ел саен 200дән артык кеше, алар арасында студентлар, укытучылар, колледжлар, мәктәп укучылары һәм Уфа халкы икенче Бөтендөнья сугышы вакыйгалары турындагы белемнәрен бәйсез бәяләү өчен Башкорт дәүләт университетын сайлый.

"Уфа" аэропорты инде икенче тапкыр "Бердәм Русия" партиясе, Русия тарихи җәмгыяте, Русия хәрби-тарихи җәмгыяте һәм "Җиңү волонтерлары" иҗтимагый хәрәкәте тарафыннан оештырылган халыкара "Җиңү дипломанты" уздыру мәйданчыкларының берсе булды.

Үзебезнең тарихны белү буенча 30дан артык кеше теркәлде. Алар арасында - эчке авиалиния рейслары пассажирлары, авиагавань хезмәткәрләре һәм Уфа халкы.

Бөре шәһәрендә 17 меңнән артык кеше «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясендә катнашты.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас