

Быел ел башыннан Башкортстанда 22 хатын-кыз яңа туган сабыеннан баш тарткан.
Алар бу карарга килү сәбәпләрен төрлечә аңлатканнар: бала тәрбияләүгә әзер булмау, курку, акча җитмәү, яшәү урыны булмау, шулай ук, ирсез, ягъни уйнаштан бала табу.
Бу хәбәрне 31 августта республиканың Гаилә министрлыгында хәбәр иттеләр. Ведомствода профильле хезмәтләр 85% баш тартучы аналарны балаларын туган тиешле гаиләләрдә (әбисендә, апа-сеңлесендә һ.б.) калдырырга үгетли алуларын билгеләп үткәннәр.
Бу хатын-кызларга балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тудыру буенча психологик һәм социаль ярдәм күрсәтелгән.
Фото: selempi.ru