Җәмгыять
2 сентябрь 2022, 03:22

1 сентябрьдән техник тикшерү кагыйдәләре үзгәрде

Моны һәр водитель белергә тиеш! 

1 сентябрьдән техник тикшерү кагыйдәләре үзгәрде1 сентябрьдән техник тикшерү кагыйдәләре үзгәрде
1 сентябрьдән техник тикшерү кагыйдәләре үзгәрде

Хәзер тикшерүчеләр машина йөртүчедән аптечка, янгын сүндергеч һәм авария вакытында куела торган юл билгесе булуны таләп итмәячәк.

Шулай ук, машинаның кайбер агрегатларында май һәм сыеклыклар агып төшүне контрольдә тоту туктатылачак.

Әмма, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча, техник яктан тикшерү өчен мәҗбүри булмаган барлык җиһазлар да машинада булырга тиеш. Тик, шәхси автотранспортка техник карау үткәрү туктатылуга карамастан, төзек булмаган автомобильдә йөрергә ярамый.

Искәртеп узабыз, хәзер техник тикшерү ирекле процедура булып тора. Әмма машина хуҗасы дүрт яшьтән өлкәнрәк машинаны сатып алган яки чит илгә чыгарга җыенган очракта узарга кирәк

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас