

Дүрт ел эчендә Уфадагы җәмәгать транспоры төптән үзгәрде дияргә була. Хәзер кемузардан чабышкан “Газель”ләр юк, пассажирлар “Алга” социаль картасы белән ташламалы хакка “Башавтотранс” автобусларында йөри ала, шулай ук “Бәхетле сәгать” акциясенә ярашлы бер сәгать эчендә башка автобуска күчеп утырса, бушлай йөри ала.
Шушы көннәрдә Радий Хәбиров “Башавтотранс” оешмасына тагын 37 яңа автобус ачкычы тапшырды. Бу автобуслар Дим, Затон, Сипайлово, Инорс бистәләренә пассажирлар йөртәчәк.
Зур класслы автобуслар экологик чиста һәм аз күләмдә таләп иткән ягулыкта йөри. Яңа “Нефаз”лар уңайлы мөхит таләпләренә җавап бирә, шуңа инвалидлар өчен дә автобусларга утыру җайлы булачак. Автобуслар заманча җиһазландырылган – барсында да электрон таблолар, водительләр өчен тахографлар, салонда һәм автобус тирәли видеокүзәтү системасы, телефоннарга зарядка бирер өчен USB розеткалары, кондиционерлар бар.
“Башавтотранс”ның генераль директоры Надир Самиев әйтүенчә, бер автобуска 105 пассажир сыя, аларның 31е утырып бара ала. Кешеләр аеруча күп йөри торган магистраль урамнарда зур класслы автобуслар кирәк, бәләкәй автобуслар бөке тудыра, светофорларда тыгыла, ди директор әфәнде.
Шунысы кызык, 2018 елда Уфа урамнарына “Башавтотранс”ның нибары 230-250 автобусы рейска чыкса, бүгенге көндә аларның саны 600гә җиткән. Республика буенча исә 1900 автобус йөри. Соңгы дүрт елда “Башавтотранс”ка 980 яңа автобус кайткан.
“Башавтотранс” автобусларында йөрүче пассажирлар саны да күзгә күренеп арткан: 2018 елда алар 87 миллион пассажирны хезмәтләндерсә, 2021 елда аларның саны 104 миллионга җиткән. 2022 елда 116-120 миллионга җитәчәк, дип фараз кылалар. Кешеләр “Башавтотранс” автобусларын уңайлы һәм ышанычлы, дип бәяли.
Бу уңайдан Уфа урамнарына чыгып берничә кешенең фикерен белешергә булдым.
Альфира Сибгәтуллина, шәфкать туташы:
Марсель Сәйфиев, эшче:
Сәлмән Шакиров, пенсионер:
Шулай да, бер тәкъдимемне дә әйтим әле: Уфа урамнарында электромобильәрне дә күрәсе килә. Алар күбәйсә, башкалабыз һавасы тагы да чистарыр иде.
Эльвира Әсәдуллина.