Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 08:11

Әниләрне бүләк көтә

Аскын, Баймак, Балтач, Краснокама, Куергазы, Миякә, Нуриман, Стәрлебаш, Учалы, Хәйбулла районнарында, Сибай һәм Уфа шәһәрләрендә яшәүче әниләр игътибарына.

Әниләрне бүләк көтәӘниләрне бүләк көтә
Әниләрне бүләк көтә

Башкортстанда биш һәм аннан да күбрәк бала табып тәрбияләүче 26 әни “Ана даны” медале белән бүләкләнәчәк. Медаль алучы әниләр - Аскын, Баймак, Балтач, Краснокама, Куергазы, Миякә, Нуриман, Стәрлебаш, Учалы, Хәйбулла районнары, Сибай һәм Уфа шәһәрләреннән. Медаль 1998 елда тапшырыла башлады һәм бу вакыт эчендә сигез меңнән артык ана бүләкләнгән.

Исегезгә төшерәбез: “Ана даны” медале белән бүләкләнгән күп балалы аналар бер тапкыр 50 мең сум күләмендә акча алачак. Элегрәк әлеге дәрәҗәле исемгә лаек булган хатын-кызлар өчен бер тапкыр бирелә торган түләүнең күләме 17 241 сум иде. Күрүегезчә, сизелерлек арттырганнар икән.

 

Фото: ptoday.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас