Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 09:10

Мәскәүдә «Лукойл»ның вице-президенты Равил Магановның мәетен тапканнар

Аның чире турында билгеле. 

kurir.rskurir.rs
Фото:kurir.rs

«Лукойл»ның вице-президенты Равил Маганов бүген иртән Мәскәүнең Үзәк клиник дәваханәсе ихатасында үле килеш табылган. Якынча мәгълүматлар буенча, ул тәрәзәдән егылып төшкән. Дәваханәдә ул терапия бүлегендә яткан. Йөрәк авыруыннан дәваланган Магановка депрессиядән диагнозы да куелган булган. 

Равил Маганов – Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре, «Мактаулы нефтьче» исеменә лаек булган, дүрт орден һәм биш медаль, РФ Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә РФ Хөкүмәте Премиясенең өч тапкыр лауреаты.

РФ Президентының 2019 елның 9 августындагы указы белән «хезмәттә ирешкән уңышлары, актив иҗтимагый эшчәнлеге һәм күпьеллык намуслы эше өчен» Равил Маганов Александр Невский орденына лаек булган. Әлеге бүләк 2019 елның 21 ноябрендә Кремльдә тапшырылган.

Чыганак: Moslenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас