Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 08:33

Кем җиңүче булыр?

   2022 елгы урып-җыюда югары нәтиҗәләргә ирешү өчен БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы конкурс игълан итте.

Кем җиңүче булыр?Кем җиңүче булыр?
Кем җиңүче булыр?

Традиция буенча бу бәйге урып-җыюда яхшы нәтиҗәләргә ирешкән ашлык җыю комбайнчылары, үзйөрешле чапкычлар, чөгендер җыю комбайннары операторлары, йөк автомобильләре йөртүчеләре, туңга сөрүдә катнашкан механизаторлар, шулай ук БДАУ һәм башка авыл хуҗалыгы уку йортлары студентлары арасында уздырыла.

 Республика бәйгесенең төп бурычларының берсе - механизатор һәм водитель һөнәрләренә кызыксыну уяту, урып-җыю да катнашучыларны социаль яклауны арттыру.

 Номинацияләр арасында – “Иң яхшы комбайнчы”, “Үзйөрешле чапкычның иң яхшы операторы”, “2022 елгы уңышны җыеп алуда иң яхшы йөк автомобиле йөртүчесе”, “Иң яхшы чөгендер җыю комбайны операторы”, “Туңга сөрүдә иң яхшы механизатор”.

 Быелгы бәйгедә 2016-2021 елларда үткән конкурсның җиңүчеләре катнаша алмый.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 20 октябренә кадәр кабул ителә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас