Җәмгыять
1 сентябрь 2022, 05:19

Белем көне белән!

Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын! Бер гасырга якын илебездә үсеп килүче буын өчен түләүсез гыйлем алу мөмкинлеге бар. 

Белем көне белән!Белем көне белән!
Белем көне белән!

Бүген -  1 сентябрь миллионнарча балалар, үсмерләр, егет һәм кызлар мәктәп, урта һәм югары белем бирү йортларының ишекләрен атлап керде. Бөтен илдә “Белем көне” дип игълан ителгән сентябрь башы укучылар, ата-аналар өчен олы бәйрәмгә әйләнде.

Раббыбызга чиксез шөкерләр булсын! Бер гасырга якын илебездә үсеп килүче буын өчен түләүсез гыйлем алу мөмкинлеге бар. 

 Акча юклыктан, хәерчелектән интеккән ирләр, хәреф танымаган миллионнарча балалар турында уйлансак, илебездәге бу мөмкинлек өчен тагын кат-кат шөкерләр кылырлык! Булган нигъмәтләребез: түләүсез уку, түләүсез медицина ярдәме алу һәм башка шундый нигъмәтләребезгә шөкерләр кылсак, Раббыбыз тагын да киңрәк ишекләрне ачар. Ин шәә Аллааһ!

Мәктәпләрдә, башка уку йортларында гыйлем бирүче укытучыларны, гыйлем алучыларны һәммәсен яңа уку елы белән тәбрик итәбез, уңышлар, исәнлек телибез. Бу уку елында бөтен илебез белән иман һәм әхлаклылыкка борылырга насыйп булсын!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас