Җәмгыять
31 Августа 2022, 14:56

Пилот югалып калмаган

Уфа-Анталья рейсы самолетында бер пассажир аңын югалткан. 

Пилот югалып калмаганПилот югалып калмаган
Пилот югалып калмаган

Уфадан Антальяга очып баручы самолетта бер пассажир аңын югалткан.

Пассажирның хәле аламалангач, очкыч запас аэродромга төшәргә мәҗбүр булган. Бу хәл бүген, 31 августта, Уфа вакыты белән 7:20 сәгатьтә булган. "AzurAir" пилоты 40 яшьлек ирнең хәле начараюы турында хәбәр алгач та, икеләнүләрсез маршрутын үзгәрткән. Берничә минут эчендә самолет Сочига төшкән. Авыруны анда табиблар каршы алган һәм аңа кирәкле медицина ярдәмен күрсәткәннәр. 

Автор фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас