+21 °С
Болытлы


Ай саен ай гүзәлләре билгеләнеп бара.Бу юлы Чакмагыш сылуы иң күп тавыш җыеп, җиңү яулады.
Ул - Камилла Рөстәм кызы Сюндюкова. Башкорт дәүләт университетының роман-герман филологиясе факультетын тәмамлаган ул.
Бүгенге көндә Чакмагыш гимназиясендә инглиз телен укыта. Яшь мөгаллимә фотога төшерү, психология, биюләр белән мавыга.
Буш вакытларында китап укырга ярата икән. Өендә кызыклы әдәбиятка бай китапханәсе дә бар. Киләчәктә хыялы - кытай телен өйрәнү.