

Урманда янгын чыгуга күп очракта ял итүчеләр артларыннан сүндерми киткән учак та сәбәпче була. Шуның өчен җылы һәм коры көннәрдә учак ягу хәвефле булуын онытырга ярамый. Әгәр дә җил дә бар икән, Рязань өлкәсендәге һәм Түбән Новгород урманнарындагы кебек бөтен әйбер көлгә очарга мөмкин. Шуңа күрә, урманнарда саклыйк, дуслар!
Мондый янгыннарга юл куймау максатыннан, республикада 2022 елның 23 августыннан урманнарга керү тыела. Статистика буенча, кеше факторы-урман янгыннарының төп сәбәпләренең берсе: ут белән саксыз эш итү аркасында килеп чыга бөтен бәла. Янгынга каршы таләпләрне бозган өчен 800 000 сумга кадәр зур штраф каралган. Табигатебез матур һәм бай. Шушы байлыгыбызны саклыйк. Бигрәк тә урманнарны саклыйк. Безнең балалар өчен. Оныкларыбыз өчен! Киләчәк буын өчен!