Җәмгыять
30 август 2022, 05:49

Сыйфатлы хезмәт күрсәтелә

Хөкүмәт утырышы барышында пассажирлар ташучы һава һәм тимер юл транспорты оешмалары мәсьәләләре каралды.

Сыйфатлы хезмәт күрсәтеләСыйфатлы хезмәт күрсәтелә
Сыйфатлы хезмәт күрсәтелә

БР Премьер-министры Андрей Назаров:

- Халык өчен транспорт хезмәте күрсәтү һәм ул эшне сыйфатлы итү - Хөкүмәт эшчәнлегендә мөһим бурыч. Монда пассажирлар йөртүгә дәүләт ярдәме чаралары практик инструмент булып тора. Мәсәлән, алынып бетмәгән керемне кайтару максатларында тимер юл һәм һава транспорты оешмаларына субсидияләр бирү. Әлеге елның җиде аенда тарифлар һәм ташламалы йөрү билетлары буенча шәһәр яны пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыручы тимер юл транспорты оешмаларына республика бюджетыннан 372 млн. сум бирелгән. 

Һава транспорты оешмаларына 45 млн сумнан артык субсидия бирелде, - диде. Шулай ук авиаэлемтәләргә субсидия бирү мәсьәләсен дә күтәрделәр. Росавиация боерыгы белән 2022 елда субсидияләнә торган маршрутлар Исемлеге Уфа – Әстерхан, Уфа – Минераль Сулар маршрутлары белән тулыландырыла. Аларны да төбәк һәм федераль бюджетлар исәбенә субсидияләү планлаштырыла.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас