Җәмгыять
30 август 2022, 11:12

Сәнәгать өлкәсе үсәргә тиеш

Александр Шельдяев белән очрашуда Радий Хәбиров министрга нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт белдерде һәм республика сәнәгатен үстерүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте. 

Сәнәгать өлкәсе үсәргә тиешСәнәгать өлкәсе үсәргә тиеш
Сәнәгать өлкәсе үсәргә тиеш

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең фәнни-технологик үсеш буенча Премьер-министры урынбасары вазифасын гамәлгә куйды һәм ул эшне төбәкнең сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяевка йөкләде.

Элегрәк Русия Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко Новосибирскидагы «Технопром-2022» форумында төбәкләрдә һәм сәнәгать оешмаларында фәнни-технологик үсеш буенча урынбасарлар институтын төзергә тәкъдим итте. Ул «фәнни спецназ» булырга тиеш. Александр Шельдяев белән очрашуда Радий Хәбиров министрга нәтиҗәле эшләгәне өчен рәхмәт белдерде һәм республика сәнәгатен үстерүдә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.

Башкортстан башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа вице-премьер инновацион технологияләр һәм сәнәгатьне үстерүгә, фән, сәнәгать һәм бизнесны интеграцияләүгә, Евразия фәнни-мәгариф үзәге белән хезмәттәшлеккә игътибар итергә тиеш.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас