Җәмгыять
29 август 2022, 19:45

Исән-имин әйләнеп кайтсыннар

Башкортстаннан тагын ике ирекле отряд Украинада махсус хәрби операция үткәрү зонасына китте.

Исән-имин әйләнеп кайтсыннарИсән-имин әйләнеп кайтсыннар
Исән-имин әйләнеп кайтсыннар

Башкортстаннан тагын ике ирекле отряд Украинада махсус хәрби операция үткәрү зонасына китте. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте.

"Якташларыбыз хәзер махсус хәрби операция барган якка хәрәкәт итәләр", - дип белдерде ул дүшәмбе, 29 августта, узган оператив киңәшмәдә.

Хәбиров шулай ук элек хәрби хәрәкәтләр зонасына китүчеләрнең бер өлеше туган төбәгенә әйләнеп кайтуын да өстәде. Республика башлыгы аларга бүләкләр тапшырды.

Моннан тыш, Хәбиров районнар башлыкларына Украинадан кайткан ирекле кешеләргә эшкә урнашу һәм медицина реабилитациясе белән ярдәм итәргә, шулай ук 1 сентябрьгә аларның балаларына аерым игътибар бирергә кушты.

Башкортстанда барлыкка килгән иреклеләр отрядлары генерал Миңнегали Шәйморатов һәм Русия Герое Александр Доставалов хөрмәтенә исемнәр алдылар.

Исегезгә төшерәбез, 24 февральдә Россия Президенты Владимир Путин "Россия-24" телеканалы эфирында русиялеләргә мөрәҗәгать итеп чыгыш ясады. Дәүләт башлыгы Донбасста махсус хәрби операция турында карар кабул итүен хәбәр итте. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас