Җәмгыять
26 август 2022, 10:28

Иң гүзәл бәйрәм

 Җәйбикәнең үзен көнләштерерлек булды.

Иң гүзәл бәйрәмИң гүзәл бәйрәм
Иң гүзәл бәйрәм

Җәйбикәнең үзен көнләштерерлек булды.

"Чакмагыштагы район мәдәният йорты каршындагы мәйданда чын мәгънәсендә җәйнең иң гүзәл бәйрәме – чәчәкләр фестивале үтте. Район хатын-кызлар советы инициативасы һәм ярдәме белән һәр елны оештырылып үткәрелә мондый күркәм чара. Быелгысы “Җир чәчәкләр белән елмая” исеме белән үтте. Анда районның барлык авыл биләмәләре һәм белем бирү учреждениеләре коллективлары катнашты. Кояш нурларыннан көч туплап, уңган хуҗабикәләрнең күңел яктылыгын үзләренә күчергән җирнең иң гүзәл бизәкләреннән, туган ягыбызда үскән шифалы үләннәрдән, бакчаларда җитешкән мул уңыштан төзелгән композицияләрнең кабатланмас матурлыгыннан, чагу төсләреннән бу сәгатьләрдә хәтта юмарт җәй үзе дә көнләшкәндер, мөгаен. Чәчәкләр фестиваленә килүчеләрне гөлләмәләрнең тематик төрлелеге һәм һәр композициянең тирән эчтәлек-мәгънәгә ия булуы сокландырмый калмады. Күргәзмәгә тәкъдим ителгән бу экспозицияләр иң зур рухи кыйммәтләр булган гаилә, туган якны, аның табигатен ихлас сөю, халык иҗаты һәм милли мәдәнияткә, төрле һөнәрләр, мәктәп темаларына багышланды. Туган ягыбызда үскән шифалы үләннәр кушып ясалган кайнар чәйле самавырлары җырлап торган, татлы тәм-томнары ерактан ук үзенә чакырып торган кунакчыл өстәлләр яныннан якташлар өзелеп тә тормады диярлек. Күңел нәкышларын иң оста рәссамнардан һич калышмый, картиналарны хәтерләткән үзенчәлекле композицияләргә күчереп эшләгән, үз иҗат җимешләрен җыр-моңнар, шигъри юллар белән дә бизәп тәкъдим иткән һәр биләмәнең мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп коллективлары райондашларга да, бу көнне район педагогларының август киңәшмәсендә катнашкан югары кунакларга да чын мәгънәсендә бәйрәм мизгелләре бүләк итте. Якташларның уңганлыгына, булдыклылыгына дан җырлады бу искиткеч бәйрәм. Әлбәттә, бу кадәр тырышлык лаеклы бәһаланырга да тиеш. Жюри әгъзаларына да иң оста, иң-иң матур экспозицияләрне сайлап алу бик җиңелдән булмагандыр. Җиңүчеләр төрле номинацияләр буенча билгеләнде. “Гаилә – традицияләр сакчысы” номинациясендә яхшысы дип Чакмагыш авыл биләмәсе хакимияте танылды. “Әкият геройларының һөнәрләре” номинациясендә исә Бәшир авыл биләмәсе вәкилләренә тиңләшүче булмады. “Чәй почмагы” – иң хуш исле чәй” номинациясендә Яңа Балтач авыл биләмәсе вәкилләре иң уңганнары булып чыкты. Рапат авыл биләмәсеннән килгән райондашлар “Минем һөнәрем – минең тормышым” номинациясендә җиңүгә иреште. Аларны бу казанышлары белән ихлас котлыйбыз. Фестиваль күңелләргә үзгә бер яктылык, сөенеч өстәде, туган ягыбызның иң гүзәл һәм юмарт, уңдырышлы җир булуына чираттагы тапкыр инандырды",- дип язды Чакмагыш районыннан каләмдәшебез Рәзилә Рәсәви кызы.

Иң гүзәл бәйрәм
Иң гүзәл бәйрәм
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас