Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 август 2022, 11:28

Онытмыйк! Тын калыйк! Уйланыйк!

...12 сәгать 18 минутта...

Онытмыйк! Тын калыйк! Уйланыйк!
Онытмыйк! Тын калыйк! Уйланыйк!

...12 сәгать 18 минутта...

Бүген 25 август!  Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булган көн. Моннан нәкъ 78 ел элек ерткыч фашистлар асыл ир-егетләребезне һәлак иткән. Аларның иреккә, бәйсезлеккә омтылышыннан, Ватаныбызга карата булган сөю көченнән куркып, коралсыз, богаулы батырларны юк итәргә ашыктылар. Моннан гайре куркаклык һәм ерткычлык юк!

1944нче елның февраль аенда Дрезденда нацистлар суды Рейхның көчен какшатуда гаепләп, яшерен оешмада эшләп килгән 11 бөек улыбызны үлем җәзасына хөкем иткән.

Шул ук елның 25 августында Берлин янындагы Плётцензее төрмәсендә фашистларга каршы көрәш алып барган совет патриотларының татарлар төркеменә кергән бу ир-егетләрнең гильотинада башларын кискәннәр. Котычкыч ерткычлык!..

Менә алар безнең асыл милләттәшләребез, каһарманнар: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Муса Җәлил, Фоат Сәйфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла  Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Әднәшев, Сәлим Бохараев (чын исеме — Галләнур Бохараев).

Мусы Җәлил һәм аның көрәштәшләре батырлыгы – Ватанга, хәрби антка  һәм гражданлык бурычына зур тугрылык билгесе. Әмма Бөтендөнья күләмендә бу батырлыклар турында сөйләп, фашистларның ерткычлыклары турында сөрән саласы урынга, Ватан өчен башларын салган унбер татарга да, тоткынлык газапларын кичкән миллионлаган ватандашларыбызга “сатлыкҗан” исеме тагып йөрттеләр, гаиләләрен кимсеттеләр; исән калганнарын эзәрлекләделәр, кысрыкладылар, кимсеттеләр, төртеп күрсәттеләр, төрмәләрдә череттеләр – бәйсезлеге өчен көрәшкән үз туган якларына кайтып яшәргә ирек бирмәделәр...

“1944 елның 25 августында 11 җәлилче Берлинның Плетцензее төрмәсендә хөкем ителә. Җәлилне көндезге 12.18 минутта үтерәләр. Муса Җәлил Совет властенең моңа карашын нинди булачагын чамалый. Шуңа күрә дә ул 1943 елның ноябрендә хатынына һәм баласына атап “Ышанма!” дигән шигырен яза. “Сиңа миннән хәбәр китерсәләр, “Алмаштырган илен”, - дисәләр, Син ышанма, бәгърем! Мондый сүзне дуслар әйтмәс, мине сөйсәләр”, - дип язып калдыра ул.

«Әгәр мин тормышта ниндидер мөһим, истәлекле  эш эшләгән булсам,димәк мин яшәүгә лаек – “үлгәннән соң яшәүгә” лаек булырмын. Чөнки минем турыда сөйләячәкләр, язачаклар, ихтимал, рәсемнәремне дә басып чыгарырлар. Әгәр мин шуңа ирешә алам икән, ни дип үлемнән  куркырга? Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән сoң да үлмәслек булсын – яшәүнең бөтен максаты шунда түгелмени?”– дип яза Муса Җәлил 1942 елның февралендә фронтка китәр алдыннан.

Ватанга тугрылык саклап һәлак булган патриотлар хөрмәтенә Мәскәүдә ел саен бу көнне батыр һәйкәленә чәчәкләр салалар. Бу чараны Татарстан Республикасының Мәскәүдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра. Бүген ул чара 12 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшереп үтәбез, һәйкәл башкалада 2012 елда, шагыйрь исемен йөрткән урамда куелды. Проект Мәскәү шәһәре һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәтләре белән килешенеп эшләнде.

 Скульптура авторы – Русиянең атказанган рәссамы Юрий Злотя.

Әйткәндәй, бу тантаналы чара 21 - 25 август көннәрендә Мәскәүдә узучы Татарстан көннәре кысаларында оештырыла!

Фото: memory-map.1sept.ru, catherineasquithgallery.com,

blogomedia.ru

Онытмыйк! Тын калыйк! Уйланыйк!
Онытмыйк! Тын калыйк! Уйланыйк!
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: