Җәмгыять
24 август 2022, 07:25

Эшсезләр саны 6,5%ка кимегән

Сораштыруларны  үткәреп кенә торалар.

Эшсезләр  саны 6,5%ка  кимегәнЭшсезләр  саны 6,5%ка  кимегән
Эшсезләр саны 6,5%ка кимегән

Эшсезләр саны - 83,2 меңнән 77,8 мең кешегә кадәр, эшсезлек дәрәҗәсе 4,3% тан 4,1% ка кадәр кимегән. Күрсәткечләр Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча статистика органнары тарафыннан исәпләнгән.

- Халыкара хезмәт оешмасы методологиясе буенча эшсезлек дәрәҗәсе күрсәткечен билгеләү өчен республиканың төрле районнарында һәм шәһәрләрендә эшче көчләрне ай саен сайлап алу буенча тикшерү мәгълүматлары кулланыла. Тикшерү 15 яшь һәм аннан өлкәнрәкләр арасында сораштыру юлы белән үткәрелә.  Ай саен сораштыруда ике меңгә якын кеше катнаша, - ди Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова.

Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, һәр сораштырылган кеше «мәшгуль», «эшсез» яисә «икътисади яктан актив булмаган» дип классификацияләнә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: атнасына 1 сәгать эшләү дә кешене "мәшгуль" категориясенә кертә. Әмма респондентлар бу мәсьәләне дөрес аңламый, я, рәсми булмаган хезмәт хакы турында хәбәр итүдән куркып, “Узган атнада нинди дә булса түләүле эш башкарганыгыз бармы? " дигән сорауга тискәре җавап бирә ала.

- Мәгълүматлар абсолют конфиденциаль, ViPNet якланган челтәре буенча җибәрелә һәм статистик анализ өчен генә кулланыла. Шуңа күрә республика халкын сораштыру узганда сорауларга курыкмыйча җавап бирүләрен сорыйбыз, - ди министр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас