

Башкортстан Башлыгы ике батальонның сугышчан күнекмәләре урыннарында булды. Сугышчылар белән аралашканда Радий Хәбиров аларга махсус хәрби операция бурычларын үтәүдә уңышлар теләде.
“Мин хәрби әзерлекнең ничек баруын, тренировка бурычларын ничек үтәвегезне күрдем. Бу - бик көйле эш. Башкорт сугышчыларын һәрвакыт хөрмәт иттеләр һәм мактадылар, - диде Радий Хәбиров. - Ә безнең бурыч - сезгә ышанычлы тыл, гаиләләрегезнең иминлеген һәм тынычлыгын тәэмин итү”.
Төбәк Башлыгы муниципалитет җитәкчеләренә батальоннарның гаиләләренә һәм якыннарына даими ярдәм күрсәтергә, алар белән даими элемтәдә булырга кушты. Сугышчан күнекмәләр урыннарында шәһәр һәм район хакимиятләренең күп кенә башлыклары булды инде.
Күптән түгел сугышчылар белән Хәйбулла, Архангель һәм Ишембай районнары хакимияте башлыклары Рөстәм Шәрипов, Айрат Сәетгалин һәм Азат Ишемгулов очрашты, элегрәк якташлар белән Салават, Әбҗәлил һәм Чишмә районнары башлыклары аралашты.
Бүген Башкортстан батальоннарының сугышчан күнекмә үткән урыннарга Сибай, Туймазы, Уфа, Күгәрчен, Бәләбәй районнары хакимияте башлыклары барды.