Җәмгыять
23 август 2022, 07:15

Түрәләр үзләренекен бирсен

Андрей Назаров түрәләргә үз автомобильләрен мәктәп укучыларына бирергә тәкъдим итте.

mosaica.rumosaica.ru
Фото:mosaica.ru

Башкортстан Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә премьер-министр Андрей Назаров мәктәп янындагы юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләсен караганда түрәләргә төзек булмаган мәктәп автобуслары урынына хезмәт автомобильләрен бирергә тәкъдим итте.

"Балаларны ташу өчен төзексез транспортның нәрсә икәнлеген күз алдына китерәсезме? Әгәр тормоз системасы төзек булмаса, аянычлы нәтиҗәләре белән авария дигән сүз. Мәсәлән, җылылыгы эшләмәсә, ничек балаларны кышын йөртергә? Миңа калса, мәктәп директоры да, я муниципалитет җитәкчесе дә, балаларның автобусы төзек булмаса, үз машинасын бирә. Без балаларны төзек булмаган автобусларда җибәрәбез, ә үзебез төзек  машиналарда йөрибез, бу - дөрес түгел. Шуңа күрә моңа игътибар итегез», - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Республиканың баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов билгеләвенчә, яңа уку елы башланыр алдыннан мәктәп автобусларының техник торышы тикшерелгән. Аның сүзләренә караганда, 15 августка 510 мәктәп автобусы яки барлык автопаркның 35% ы (1465) тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә техник карау узмаган 7 автобус ачыкланган, шулай ук Мәчетле районында руль һәм тормоз системалары төзек булмаган 2 автобус ачыкланган, машина йөртүчеләр һәм җаваплы вазыйфалы шәхесләр  административ җаваплылыкка тарттырылган.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас