Җәмгыять
22 август 2022, 06:34

Стоп-линиядән чыгарга ярамый!

Игътибарсыз водительләргә «бәхет хатлары» килә башлаячак. 

Стоп-линиядән чыгарга ярамый!Стоп-линиядән чыгарга ярамый!
Стоп-линиядән чыгарга ярамый!

Уфа водительләре стоп-линиядән чыккан өчен штраф түләячәкләр.Уфаның игътибарсыз водительләренә яңа «бәхет хатлары» килә башлаячак.

Хәзер Башкортстан башкаласында юл чатындагы стоп-линияне узып туктаган өчен штраф салыначак. Автомобиль хуҗаларына тугыз юл чатында хәзер бигрәк тә игътибарлы булырга кирәк:

Октябрьнең 50 еллыгы - Минһаҗев урамнары киселешендә;

Октябрь проспекты - СССРның 50 еллыгы ;

Октябрь проспекты — Шәфиев урамы;

Октябрь проспекты - Галле;

Әй - Революция;

Әй - Достоевский;

Чернышевский - Цюруп;

Цюруп — Киров;

Октябрь проспекты — Бессонов урамнары киселешендә.

Штраф күләме 800 сум тәшкил итәчәк.

Әгәр дә машина йөртүче стоп-линиягә светофорның кызыл һәм сары сигналына чыкса, шулай ук «Туктамыйча хәрәкәт тыела» дигән билгене исәпкә алмаса, ул водительгә штраф киләчәк.

Игътибарлы булыгыз! 

 

Фото: nnov.kp.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас