Җәмгыять
20 август 2022, 14:12

Рус географик җәмгыяте фестивале дәвам итә

Ул Мәскәүдә “Зарядье” паркы территориясендә үтә.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Масштаблы проектта Башкортостан Республикасы делегациясе катнаша, ул башкала халкын һәм кунакларын  республика  мәдәниятенең, әдәбиятының, тарихының һәм фольклорының бай мирасы белән таныштыра.

Мәйданчыкта борынгы технология буенча эшләнгән чын башкорт юртасы урнашкан. Тирмәләрнең эчке бизәлеше Башкортстанның төрле районнарыннан  җыелган.

Программа кысаларында фестиваль кунаклары өчен төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар үткәрелә. Юлай Галиуллин, Рәис Низаметдинов, Гөлгенә Баймурзина килүчеләрне  җәядән ату белән таныштыралар. Алар кунакларга җәя һәм ук  төрләре турында сөйлиләр, тарихи экскурсия үткәрәләр.

Музыкаль яктан чараны  Рәис Низаметдинов, Зәлия Гыйниятуллина, Рузан Гыйниатуллин  бизи.

Моннан тыш, Гөлгенә Рәхимова, Салават  Юлдыбаев,  Илгиз Таһиров һәм Фатыйма Хәйретдинова уеннар да оештырды. Алар кунакларны җырларга һәм башкорт биюләрен  башкарырга өйрәтә. Бәйрәм 10 көн дәвам итәчәк.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас