Җәмгыять
20 август 2022, 13:46

Луганскига тагын ярдәм иттек

Гуманитар йөкнең чираттагы партиясе озатылды.

Руфина ТаҗиеваРуфина Таҗиева
Фото:Руфина Таҗиева

Гомум ярдәм күләме 43 тоннага якын: болар - 3 автофургон төзелеш материаллары, шулай ук азык-төлек продуктлары.
«Бердәм Русия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Мельников билгеләп үткәнчә, генерал-майор М. М. Шәйморатов исемендәге 22нче мәктәптә капиталь ремонт дәвам итә. Эш процессы ырамлы бара, төзелеш материаллары белән үз вакытында тәэмин итәргә генә кала.
"Бүген гумколонна составында без 3Д-койма, линолеум, буяулар һәм объектта эшләүче төзүчеләр өчен азык-төлек җибәрдек. Ремонтны уку елы башына вакытында тәмамлау өчен тагын 2 гумконвой планлаштырыла", - дип ассызыклады республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Александр Лопухов.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас