

Район хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Наталья Валерьевна Кириллова белдерүенчә, төбәк үзенең тарихы белән дан тота, күренекле шәхесләр һәм бай гореф-гадәтләре белән горурлана. Әмма аның төп байлыгы - хезмәт сөючән, иҗади һәм сәләтле кешеләр.
Фестивальдә 50дән артык һөнәр иясен тәкъдим итүче авыл биләмәләре катнаша, алар осталыклары белән таныштырачак, мастер-класслар үткәрәчәк. Кунакларны урындагы фольклор коллективларының мәдәни программасы, зур әйлән-бәйлән көтә. Ярминкәгә Архангель районы халкы җыелачак, Уфадан, Гафури һәм Кырмыскалы районнарыннан кунаклар көтәләр.
Авыл биләмәләре күргәзмәләрендә халык сәнгать һөнәрләре әйберләре тәкъдим ителә.
Район үзенең балы белән дан тота. Ярминкәдә умартачылар, табигый азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр катнашачак. Сыр ясау осталары, үлән чәйләре җитештерүчеләр булачак.