Җәмгыять
16 август 2022, 05:48

Талпаннар һаман бар әле

Сак булыгыз! 

Талпаннар һаман бар әлеТалпаннар һаман бар әле
Талпаннар һаман бар әле

Талпаннар Башкортстан халкын ешрак тешли башлаган. Талпан кадалуы аркасында табибларга мөрәҗәгать итүчеләр саны үткән еллар белән чагыштырганда 9,8% ка арткан.

15 августта алган мәгълүматларга караганда, республика хастаханәләренә 9556 кеше, шул исәптән 3234 бала килгән. Шул ук вакытта Башкортстанда талпан энцефалитыннан вакцинация ясау планының 86% ы үтәлгән — бүген 30 меңнән артык кешегә прививка ясалган.

Шуны онытмагыз, дуслар, август, сентябрь айларында да бу канэчкечләр бик актив, шуңа күрә салкыннарга кадәр уяулыкны югалтмагыз.

Табигатьтә булганда үләнгә утырмаска һәм ятмаска тырышыгыз. Ял итү урынын сайлаганда, чирәмне ак яулык белән себереп карагыз, әгәр аңа бер генә талпан эләксә дә, чистарак алан эзләгез. Мәкерле бөҗәкләргә каршы көрәштә безнең төп бурыч – дошманны вакытында ачыклау һәм аңа кадалырга мөмкинлек бирмәү.  Моның өчен тәнне каплаган  кием кияргә кирәк. Сандалийлар урынына кроссовкаларга өстенлек бирегез, чалбар балакларын оекбашларга тыгыгыз, җиңнәрне сызганмагыз, башка яулык бәйләгез. Дошманны тиз арада күреп калу өчен ачык төстәге кием сайлау яхшырак. Бик матур күренмәсә дә,  сәламәтлек кыйммәтрәк. Даими рәвештә, 15 минут саен тәнне тикшереп торыгыз.  Табигатьтә булганнан  соң киемне селкергә һәм юарга, паразитны юып төшерер өчен душ керергә кирәк. Әгәр табигатьтә эт белән булсагыз, аны игътибар белән тикшерегез.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас