Җәмгыять
15 август 2022, 14:03

Акча күп булган саен җитми

Башкортстан халкы азык-төлеккә, төрле хезмәтләргә һәм алкогольле эчемлекләргә күпме акча туздыра?

Акча күп булган саен җитмиАкча күп булган саен җитми
Акча күп булган саен җитми

Башкортстан халкы азык-төлеккә, төрле хезмәтләргә һәм алкогольле эчемлекләргә күпме акча туздыра?

Баштат белгечләре республика халкының 2021 ел өчен айлык чыгымнарын санаганнар. Халыкның ашау-эчүгә, көнкүреш кирәк-ярак әйберләренә, хезмәтләргә һәм алкогольгә якынча күпме акча тотуы билгеле.

Шулай итеп, 2021 елда Башкортстанда яшәүче кеше аена якынча 19 884 сум акча туздырган. Шуның 33% яки 6,5 мең азык-төлеккә, 41% - 8 мең тирәсе кием-салымга, көнкүреш химиясе һәм башка азык-төлек булмаган товарлар сатып алуга киткән. 25% яки 5 меңе - квартплата түләүгә; Алкогольле эчемлекләргә якынча 1,5% яки 300 сум киткән.

Бу статистика белән килешәсезме?

Ә сез акчагызны ничек туздырасыз?

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас