Җәмгыять
13 Августа 2022, 06:03

Старт бирелде

Чишмә районының Алкино авылында урнашкан "Патриот" паркы мәйданында чиновниклар "Геройлар узышы"нда көчсынаша башлады.

Старт бирелдеСтарт бирелде
Старт бирелде

Чишмә районының Алкино авылында урнашкан "Патриот" паркы мәйданында дәүләт һәм муниципаль өлкәләрдә эшләүче чиновниклар "Геройлар узышы"на җыелды. Бәйрәмне тантаналы ачканнан соң беренче старт бирелде. Узышны Хәйбулла районы командасы башлады. Алардан соң берничә вакыт аралык белән каршылыклар трассасына Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы- Корылтай , Сибай командалары чыкты. "Геройлар узышы" - бүгенге чараларның иң мөһиме. Башкортстан Башлыгы хакимияте, министрлыклар, муниципалитетлардан 108 команда килде.каршылыклар полосасында көч сынаша. Һәр командада алты кеше. Аларга 17 каршылыктан торган ике чакрым араны узарга кирәк.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас