Җәмгыять
12 август 2022, 11:15

Студентлар оешмаларда тәҗрибә туплый

Стажировкалары 6 айга кадәр бара. 

Студентлар оешмаларда тәҗрибә туплыйСтудентлар оешмаларда тәҗрибә туплый
Студентлар оешмаларда тәҗрибә туплый

Ел башыннан һөнәри уку йортларын тәмамлаучыларның стажировкасы өчен эш урыннары оештыруга төбәк предприятиеләре белән 13,5 млн. сумлык килешү төзелгән.

Әлеге юнәлеш буенча республика бюджетыннан кризиска каршы программа буенча 18 млн.сум акча бүлеп бирелгән. Әлеге чараны республиканың халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре үткәрә. Көллият һәм вузларны тәмамлаган 200 дән артык кеше эш белән тәэмин итүнең актив сәясәтен тормышка ашыру кысаларында Башкортостан оешмаларында беренче хезмәт тәҗрибәсен ала. Эш бирүчеләр яшьләрне стажировкага бик теләп ала, чөнки бу яшь белгечләрнең потенциалын бәяләү мөмкинлеге бирә. Әйтик, «УФАГА» оешмасы Уфа шәһәренең халыкны эш белен тәэмин итү үзәге белән гражданнарны эшкә урнаштыру программаларында хезмәттәшлек итә. Компаниянең төп эше -компьютер программасы белән тәэмин итү, «под ключ» сайтын булдыру, аңа ярдәм итү, бу өлкәдә консультацияләр бирү. Стажировка 6 айга кадәр дәвам итә ала. Эш бирүчегә эш башлаучы хезмәткәрнең хезмәт хакына чыгымнар өлешчә каплана (2022 елда бу 22,9 мең сум).

Чарада катнашу өчен чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм эш бирүчеләргә яшәү урыны яки эшчәнлек алып бару буенча мәшгульлек үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Элемтә өчен мәгълүматлар БР халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте порталында урнаштырылган: https://rabota.bashkortostan.ru/czn/index

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас