Җәмгыять
12 август 2022, 06:31

Шәп булыр иде!

Депутатлар мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 4000әр сум акча бирергә тәкъдим иткән.

Шәп булыр иде!Шәп булыр иде!
Шәп булыр иде!

Башкортстан депутатлары мәктәптә укучы балалары булган гаиләләргә 4000әр сум акча бирергә тәкъдим иткән.

Бу идея КПРФ партиясе әгъзаларыннан килгән. ⠀ Корылтайда бу партиянең фракциясе төбәк җитәкчесенә һәм парламент рәисенә яңа ташламалар кертү тәкъдиме белән мөрәҗәгать иткән. ⠀

Ул мәктәп яшендәге балалар тәрбияләүче гаиләләргә 4 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүдән гыйбарәт. Фракция башлыгы, бюджет күләмен исәпкә алып, мондый ярдәм чарасын гамәлгә ашыру мөмкин булачак, дип саный. Җитәкчеләр ризалашырлармы, юкмы - әлегә билгесез.

Депутатларның бу тәкъдименә сез ничек карыйсыз?

 

Фото: ptoday.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас