

Кичә, 11 август көнне, Кыйгы районы Түбән Кыйгы авылында өлкән лейтенант Илгизәр Юрик улы Зиннуров хөрмәтенә мемориаль такта ачтылар. Ул өлкән офицер булып хезмәт иткән, үлгәннән соң «Батырлык» ордены һәм генерал М.Шәйморатов исемендәге медаль белән бүләкләнә.
Батырны соңгы юлга озатканда Кыйгы районы башлыгы Зөһрә Гордиенко да сөйләде:
"Кызганычка каршы, якташыбыз бу бүләккә үлгәннән соң гына лаек булды. Илгизәр Зиннуровны без бөтен район белән көттек, соңгы көнгә кадәр аның исән булуына ышандык. Илгизәр балачактан хәрби булырга хыяллана, үз тормышын башкача күз алдына да китерә алмый. Әмма язмыш аңа карата кырыс булды. Илгизәр, без сине һәрчак истә тотачакбыз. Кыйгы җире сине онытмаячак.", - диде район җитәкчесе.
Геройның әти – әнисе Рамилә Кави кызы белән Юрик Олег улына генерал Шәйморатов ордены тапшырганда Ирек Сәгыйтов та булды. Ул социаль челтәрдә болай дип язган:
"Кыйгы районының Түбән Кыйгы авылында Башкортстанның лаеклы улы, сугышчы-өлкән лейтенант Илгизәр Юрик улы Зиннуров хөрмәтенә мемориаль такта ачтык. Илгизәр Зиннуров гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклап һәлак булган. Авылдашлары, әле мәктәп укучысы булганда ук аның хәрби хезмәт белән кызыксынуы, хәрби училищега укырга керергә әзерләнүе турында сөйләделәр. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чиләбе Югары хәрби авиация училищесына укырга кергән. Батыр офицерга нибары 25 яшь иде. Без аның белән горурланабыз. Бөтен Башкортстан аның белән горурлана. Үзебезнекеләрне ташламыйбыз – бу гади сүзләр генә түгел. Илгизәр Юрик улының әти-әнисенә район дәрәҗәсендә дә, республика дәрәҗәсендә дә ярдәм күрсәтеләчәк".