

Луганск Халык Республикасы башлыгы Леонид Пасечник Кызыл Луч шәһәрендә эшләүче Башкортстанның 15 табибын яралыларга, авыручыларга һәм Украина ягыннан хәрби агрессиядән зыян күргән кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүдә югары һөнәри осталык, ныклык һәм фидакарьлек күрсәткән өчен», шулай ук республикада медицина персоналы арасында эшне оештырган өчен почет билгесе белән бүләкләү турында Указга кул куйды.
Бүләкләү тантанасы 10 августта Кызыл Луч үзәк шәһәр поликлиникасында узды. ЛХР Сәламәтлек саклау министры Наталия Пащенко бүләкләрне тапшырды һәм Башкортстаннан килгән белгечләргә рәхмәт белдерде:
- Май аеннан алып биредә булган барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт белдерәсем килә. Сез - үз йортларыгызны һәм гаиләләрегезне калдырып, безгә ярдәмгә килгән квалификацияле белгечләр. Сез безгә, ЛХР табибларына, физик ярдәм күрсәтүчеләр генә түгел, сез – рух күтәрүчеләр дә. Бергә без һичшиксез җиңәрбез!