

Санлы үсеш министры Геннадий Разумикин журналистларга республика халкында дәүләт хезмәтләрен электрон формада алу механизмы ихтыяҗы, июньдә эшли башлаган “Санлы милек һәм төзелеш” хезмәтен гамәлгә ашыру турында сөйләде, дәүләт күрсәткән ярдәм чараларыннан файдаланучы IT-компанияләр саны турында актуаль белешмәләр тәкъдим итте.
Министр федераль ярдәм чарасы буенча да саннар китерде, бу – IT-белгечләрне армии хезмәтеннән кичектерү. Бүгенге көнгә Башкортстанда 197 егетнең хәрби хезмәте һөнәр сайлауга бәйле рәвештә кичектерелде.
Моннан тыш, министр быел Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай тарафыннан салым салуның гадиләштерелгән системасын кулланучы һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшчәнлек алып баручы салым түләүчеләрнең аерым категорияләре өчен киметелгән салым ставкаларын билгеләү турында закон кабул ителүен әйтте.
- Хәзер мәгълүмат технологияләре һәм санлы продуктлар эшләү өлкәсендәге эшчәнлекне гамәлгә ашыручы компанияләр салымның түбән ставкаларыннан файдалана ала. Бу – моңа кадәр булган 6% һәм 5% урынына керемнән 1 % яки табыштан 15% салым дигән сүз, - дип хәбәр итте министр.