

Йорт янында һәм бакчада үстерелгән үз продукциясен сату максатында республикада урам сәүдәсе өчен 3 767 урын оештырылган.
- Бүгенге көндә бездә 300 дән артык мәйданчык халыкка уңайлы булсын өчен прилавкалар белән җиһазландырылган, анда продукция урнаштырырга һәм кояштан качарга мөмкин. Мәйданчыклар гражданнарга үз бакчаларында һәм йорт яны участокларында үстерелгән продукцияне сату өчен бушлай бирелә, - дип сөйләде Башкортстан Республикасының сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Алексей Гусев.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Уфада урам сәүдәсе өчен 568 урынга 34 мәйданчык җиһазландырылган.