Җәмгыять
10 август 2022, 13:55

"Геройлар узышы" үтәчәк

Вице-премьер Ирек Сәгыйтов “Геройлар узышы” ярышына әзерлек барышын тикшерде.

"Геройлар узышы" үтәчәк"Геройлар узышы" үтәчәк
"Геройлар узышы" үтәчәк

Бүген «Патриот» паркы мәйданчыгына 13 августта узачак «Геройлар узышына» әзерлекне тикшерү өчен эшче төркем барган. Биредә республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре арасында каршылыклар аша йөгерү узачак. Башкортстан башлыгы Радий Фәрит улы Хәбировның күрсәтмәсе буенча үтә ул.

Әле 2019 елда ук республиканың Алкино-2 авылына эш сәфәре вакытында элеккеге хәрби часть территориясендә хәрби-патриотик парк ачу планнары турында фикер алышкан булсалар, хәзер алар монда шактый масштаблы чаралар уздырырга җыена. Аңа бу елның 23 июлендә бик яхшы старт бирелгән. Башкортстан территориясендә беренче тапкыр журналистлар һәм матбугат хезмәткәрләре командалары арасында каршылыклар аша «Геройлар медиасы узышы» үткәрелгән.

Шуңа күрә 13 августта, физкультурачы көнен дәүләт хезмәткәрләре өчен дә шундый форматта үткәрү турында карар кабул ителгән. Биредә 107 команда теркәлгән инде.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас