Җәмгыять
10 август 2022, 13:15

Эшнең яртысы тәмам

Уфа шәһәренең Көнчыгыш чыгу юлы ремонтлана.

pravitelstvorb.rupravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Уфада Көнчыгыш чыгу юлында планлаштырылган төзелеш эшләренең яртысыннан артыгы башкарылган инде. Алар "Имин сыйфатлы юллар" милли проекты кысаларында алып барыла. Көнчыгыш чыгу юлы -Идел буе федераль округында иң зур инфраструктура проекты. Бу тиз йөрешле трасса М-5 һәм М-7 федераль трассасын тоташтырачак һәм Уфа урамнарыннан транзит агымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Объектны файдалануга тапшыру 2024 елда планлаштырылган.

Көнчыгыш чыгу юлы 1,2 км озынлыктагы автомобиль тоннеле, 2,7 км озынлыктагы эстакадалы Уфа елгасы аша күпер һәм 10 км озынлыктагы автомобиль юлын үз эченә ала. Тоннельнең Көнчыгыш һәм Көнбатыш порталларында терәк диварлар урнаштырылган. Аларның әзерлеге 75% тәшкил иткән. Шулай ук тышкы гидроизоляцияне урнаштыру һәм Көнбатыш порталны кире каплау эшләре дәвам итә.

Көнчыгыш чыгу юлын төзүдә 200 дән артык белгеч катнаша, шул исәптән инженер-техник персоналны да кертеп, 214 берәмлек төзелеш техникасы һәм махсус җиһазлар кулланыла.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас