

Дүртөйле шәһәрендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында Ф.Зәйлалов урамы буенча гражданнарны яраксыз торактан күчеру өчен 6 нчы йорт тозелеше тәмамланып килә. Авария хәлендәге алты йорттан 74 гаилә быел өй туйларын үткәрәчәк.
- Безнең республика гражданнарының торак шартларын яхшырту-иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Яраксыз торакны киметү буенча яхшы темпта барабыз. Ел ахырына кадәр тагын 700 кешене күчерү планлаштырыла, - диде төзелеш һәм архитектура министры вазифаларын башкаручы Егор Родин.
Барлык эшләр дә график буенча, артта калуларсыз бара. Хәзерге вакытта объектта эчке отделка эшләре, сантехник приборлар урнаштыру, тәрәзә проемларын тутыру, электромонтаж эшләре, шулай ук штукатурлау, фасадны буяу һ.б. эшләр башкарыла. Объектның әзерлеге якынча 80% тәшкил итә.