+2 °С
Болытлы
Уфаның ЮХХДИ идарәсе башкалада юл йөрү кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча рейдлар үткәрә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Машина йөртүчеләрне бүген урамнарда туктатып тикшерәчәкләр. Дәүләт автоинспекциясендә әйтүләренчә, полиция хезмәткәрләре машинада балаларны йөртү кагыйдәләре үтәлүен тикшерәчәк, шулай ук исерек водительләрне ачыклауга аерым игътибар биреләчәк.